Әлмәттә наркопритонга чик куелды

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Полициянең участок өчен җаваплы хезмәткәре Мир урамындагы йорт квартирларының берсендә наркотиклар кулланучы кешеләр җыелуын ачыклый. Полицейский 2013 елның 26 ноябреннән 2014 елның 12 июненә кадәр 24 яшьлек хуҗаның үз квартирын наркотик матдәләр куллану өчен биреп торуын белә.

Хәзерге көндә бу яшь кешегә карата РФ Җинаять кодексының 232 маддәсе буенча (“Наркотик матдәләр куллану өчен притон оештыру яки тоту”) эш кузгатылды. Аңа 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International