Мәҗит Салихов сабан туе үткәрүдә катнашкан оешмаларны бүләкләде

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Әлмәт кешеләре һәм шәһәр кунаклары татар халкының милли бәйрәме сабан туен күңелле итеп, гөрләтеп үткәрделәр. Аны җиренә җиткереп үткәрүдә шәһәр учреждениеләренең дә роле зур булды. Аларның күбесе Ригада Европа сабан туен үткәрүдә дә булышлык күрсәттеләр.

Европа сабан туен искә төшереп, район башлыгы болай диде: “Татарлар, тарихи ватаннарыннан бик еракта яшәсәләр дә, туган телләрен онытмыйлар. Бу бик күңелле”.

Бүләкләүдән соң тагын бер кат рәхмәт әйтеп, Мәҗит Салихов болай дип өстәде: ”Әгәр дә телибез икән, без бөтенесен дә булдырабыз”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International