Физикадан 100 балл

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
БДИ тапшыру өчен физиканы сайлаган Булат Ибраһимов имтиханда 100 балл җыйды. 2нче лицей укучысы Татарстанда бу предметтан 100 балл җыйган 10 кешенең берсе булды.

Татарстанда барлыгы 5930 мәктәп тәмамлаучы физикадан БДИ тапшырды. Минималь бусаганы 854 укучы (14,4%) үтә алмады.

Әлмәт районында уртача балл 46,4. Физикадан имтихан тапшырырга теләк белдергән 428 укучының 71е 36 баллы минималь бусаганы үтә алмады. 80нән артык балл җыючылар 16 укучы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International