Медсанчастьта пластик хирургия яңалыклары

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Шушы көннәрдә “Татанефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда беренче тапкыр пластик операцияләр ясалды. Колак яфракларының формасын үзгәртү буенча һәм биткә контурлы инъекцион пластика ясау буенча икешәр операцияне медсанчастьның яңа белгече ясады. Ул – югары квалификацияле пластик хирург, медицина фәннәре кандидаты, 15 ел стажлы хирург Рөстәм Хуҗин. Ясалган операцияләрнең сыйфатыннан пациентлар да, хирурглар да канәгать.

Шул рәвешле медсанчастьта тагын бер зур проект уңышлы рәвештә башланып китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International