Айдар Каюмов: “Законнар чыгаручы мошенникларның хәйләләренә җитешә алмый”

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
17 июньдә башкарма комитетның кече залында комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү эшчәнлеген көйләү (чикләү) буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Утырышны ачып, комиссиянең рәисе, райбашкарма җитәкчесенең экономика буенча урынбасары Айдар Каюмов уенханәләр оештыручыларның күбесе законны әйләнеп үтү өчен заманча технологияләр, төрле хәйләләр куллануын ассызыклады.

Эчке эшләр идарәсенең экономик хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәре Данил Әхмәдуллин законсыз уен бизнесына каршы үткәрелә торган чаралар турында тәфсилләп сөйләде.

Наркомания һәм алкоголизм кебек үк уенмания дә дәвалавы бик кыен булган чир. Комарлы уенга хирысланган кешенең гаиләсе таркала, ата-аналары, дуслары, яраткан кешеләре белән мөнәсәбәтләре бозыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International