“Алнас” “Роснефть”кә батырылма чыбыклы фильтрларның яңа конструкциясен эшләп җибәрәчәк

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
“Римера” төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводы “Роснефть” ААҖнең нефть чыгаручы компанияләре өчен үз эшләнмәсе – чыбыклы батырылма 100 фильтр ясап җибәрәчәк.

Фильтрның конструкциясе катлам сыеклыгын механик катнашмалардан чистартырга, каты кисәкчекләрне насоска үткәрмәскә мөмкинлек бирә. Ул шулай ук насоска кергәндә катлам сыеклыгының гидравлик басымын түбәнәйтә, вал подшипникларының ышанычлы эшләве өчен шартлар тәэмин итә. Яңа конструкциядә детальләрнең кимрәк санда булуы монтажлаганда скважиналарны капиталь ремонтлау бригадаларының эшен гадиләштерә, шулай ук ремонтка яраклылык дәрәҗәсен арттыра.

“Андый фильтрларның беренче партиясен без узган ел ахырында ук “Славнефть” компаниясенең заказы буенча эшләгән идек, - ди “Алнас” заводының башкаручы директоры Сергей Саченко. – Анда яңа продкутның яхшы сыйфатлы булуы расланды. Яңа конструкция белән күп клиентларыбыз кызыксына, нефть компанияләренең еллык ихтыяҗы 400 данә тәшкил итә”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International