“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 17 июне, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Победа, Сәйдәшев, Степная урамнарына су кайчан керетелер?

Җавап: ”Әлмәт-Водоканал” ААҖнең 2012-2014 елларга расланган инвестицияләр программасында инженер-техник челтәрнең үткәрү куәтен арттыру чаралары каралмаган. РФ хөкүмәте кабул иткән карар нигезендә заказчы (абонент), шартнамә төзеп, челтәргә үзе ялганырга мөмкин. Ялгау эшләрен башлаганчы торак йортларның хуҗаларына инженерлык челтәренә ялгану өчен шартнамә төзергә һәм ялгану шартларын алырга дип “Әлмәт-Водоканал” ААҖгә килергә кирәк.

Шунысын да хәбәр итәбез. Күрсәтелгән урамнарны үзәкләштерелгән су системасына ялгау финанслау чыганагы булганда гына мөмкин. Әлегә компаниянең андый чыганагы юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International