Әлмәттә исерек мотоциклчыларны тоткарладылар

2014 елның 17 июне, сишәмбе
Республикада транспорт йөртү хокукы булмаган мотоциклчылар катнашында юл-транспорт фаҗигалары ешаю сәбәпле 10 июньнән 20 июньгә кадәр “Мотоцикл” декадасы үткәрү турында карар кабул ителгән иде. Аның барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозучы мотоциклчылар ачыклана.

Җәйге чор җитүгә мототранспорт йөртүчеләр гаебе белән аварияләр арта. Мототранспорт белән тизлекне арттыру, тиешенчә теркәлмәгән мототранспортта йөрү, эчкән килеш, хокукы булмаган килеш йөртү фактлары бар.

Әлмәт районында һәм Әлмәт шәһәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре үткәргән операциянең 2 көнендә 6 мотоцикл һәм скутер тоткарланды. Аларның 2сен эчкән кешеләр идарә иткән, 4 мотоциклчының мототранспорт йөртүче таныклыгы булмаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International