14 яшьлек үсмерне иптәшләре үтергән

2014 елның 17 июне, сишәмбе
Әлмәт шәһәренең читендә Шевченко һәм Монтажная урамнары чатында 9 июньдә 14 яшьлек үсмернең гәүдәсе табылган иде. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул муенына кисеп-чәнчеп ясалган ярадан һәм башына сугудан үлгән.

Үсмер 5 июньдә үк югала. Туганнарының әйтүенә караганда, ул велосипедта йөрергә дип чыгып китә һәм кире кайтмый. Җинаятьләрне ачу бүлеге хезмәткәрләре үсмернең хәрәкәт маршрутын шул кичтә үк ачыкладылар, аның иптәшләре белән бергә булганлыгын белделәр.

Укучы балаларның әйтүенә караганда, яшьтәшләреннән берсе малайны кесә телефонын урлауда гаепләгән, аңлашырга тәкъдим иткән. Әмма сөйләшү барып чыкмаган, шунда ук сугышып киткәннәр, нәтиҗәдә үсмер үлем җәрәхәтләре алган.

10 июньдә бу җинаятьтә шикләнелүче 14 яшьлек ике үсмер тоткарланды һәм суд карары белән сак астына алынды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International