“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 17 июне, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович. Васильевка авылы кешеләре сездән су проблемасын хәл итүегезне үтенәләр. Берничә атна инде сусыз утырабыз. Су кичен бик соң яки төнлә генә килә. Кер юарга да, азык әзерләргә дә мөмкинлек юк. Безнең җитәкчелек әйткәнгә игътибар итми, су өчен ай саен түләп барсак та. Безгә нишләргә, кем ярдәм итәр?

Җавап: Васильевкада яшәүчеләрнең мөрәҗәгате уңаеннан шуны хәбәр итәбез. Язгы-җәйге чорда бакчаларга су сибү башлана, шунлыктан су басымы кими. Бүгенге көнгә бакчаларга контрольсез су сибү туктатылды, торак йортларга су тоткарсыз килә, 2 насос тәүлек буена эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International