Металл караклары

2014 елның 17 июне, сишәмбе
Майның бер көнендә “Татнефть-Охрана” хезмәткәрләре Әлмәттә кара металл ватыклары кабул итү пунктларының берсендә гамәлдән чыккан нефть җиһазлары төялгән КамАЗ автомобилен тоткарлыйлар. Төялгән металлның авырлыгы 1,5 тонна була.

КамАЗны йөртүче “Нефтегазтранс” ҖЧҖ шоферының “Татнефтегазпереработка” идарәсе заявкасы белән пластмасса калдыкларын төяп утильгә озатуын тиз ачыклыйлар. “Нефтегазтранс” ҖЧҖнең икенче эшчесе – йөк төяүче машинист белән сүз берләшеп, ул машинасына файдаланылган металл конструкцияләр төягән, ә өстен иске пластмасс челтәр белән каплаган. Шулай итеп автомашина 5нче газ цехының кертү-чыгару пункты аша тоткарсыз үткән.

Шофер шул ук көнне берничә сәгать элегрәк шундый ук ысул белән шул цех территориясеннән 1900 кг металл алып чыгуын таный. Алары да шул ук пунктка тапшырылган. Предприятиегә китерелгән зыян 13 мең сум дип бәяләнде.

Тикшерү органнары бу җинаятьне РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең икенче өлеше белән квалификацияләделәр (кешеләр төркеме тарафыннан алдан сүз куешып урлау). Моның өчен җәзаның иң җиңеле – 200 мең сумга кадәр штраф, авыры исә 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителү. Анысын суд билгеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International