Булмаган балалары өчен ана капиталы алган

2014 елның 17 июне, сишәмбе
2011 елның 28 июлендә Анжелика Оглы участок балалар врачыннан, Казанда яшәгән чакта медицина оешмасыннан тыш, медицина ярдәме алмыйча ике бала табуы турында ялган белешмә ала. Чынлыкта аның бала тапканы юк.

Хатын ялган белешмәләрен ӘМР башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә китерә һәм юк балаларына туу турында таныклык ала. Шул ук елның августында ана капиталына дәүләт сертификаты алу өчен туу турында таныклыкларны УПФР идарәсенә тапшыра.

Шуннан соң ялган ана 450000 сумга җир участогы белән йорт сатып алу договоры төзи, бурычын ана капиталы исәбенә түләү шарты белән “Автоград Банк”тан 365698,40 сум кредит ала.

Аннары Анжелика Оглы кредит алуын һәм җир участогы белән йортка милек хокукы турында документларны пенсия фондына тапшыра. Пенсия фонды аның гаризасын канәгатьләндерә, хатынның бурычы исәбенә банкка акча күчерә. Нәтиҗәдә РФ Пенсия фондына 365698,40 сум зыян китерелә.

Әлмәт шәһәр судының карары белән гражданка 2 ел сынау срогы белән 2 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителде. Суд карары законлы көченә керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International