“Ов точи” мордва мәдәнияте бәйрәме

2014 елның 17 июне, сишәмбе
11 июньдә Васильевка авылында “Ов точи” мордва мәдәнияте бәйрәме булды. Анда Югары Акташ мәдәният йортыннан “Мастер ягида”, Васильевкадан “Ерзянка”, Илтән-Бутадан “Илтәнем” мордва халык ансамбльләре катнашты.

Республика, Лениногорск районнары фестивальләрендә берничә тапкыр лауреат булган “Эрьзянка” халык фольклор ансамбле кунак булып килгән иде.

ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенң урынбасары Резеда Заһретдинова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, иҗат уңышлары, районда яшәүче барлык халыкларның дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту теләкләрен җиткерде.
Бәйрәмдә мордва, рус, татар җырлары яңгырады, “Лисма Пря” (“Чишмә”) мордва балалар ансамбленең чыгышы бәйрәмнең чын ачышы булды.

“Ов точи” - аю көне дигән сүз. Бу бәйрәм 1902 елдан ук килә. Шул елны урманда ялгызлыкта яшәүче бер карт балаларны куандыру уе белән, өрәңге яфракларына төренеп, авыл буйлап үтә. Хәзер бәйрәмнең иң югары ноктасы – өрәңге яфраклары белән бизәлгән Аюга ияреп, бәйрәмдә катнашучыларның авыл буйлап өйдән өйгә йөрүе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International