Яшь техниклар станциясендә тәрбияләнүчеләрнең тагын бер җиңүе

2014 елның 17 июне, сишәмбе
8-11 июнь көннәрендә Казанда Черек күл паркының фонтаны акваториенда Татарстан укучылары арасында судомоделизм буенча шәхси-команда ярышлары булды. Әлмәт, Казан, Яшел Үзән шәһәрләре, Балык Бистәсе вәкилләре арасында ярышлар судомодель спорты кагыйдәләренә, Бөтенроссия бердәм спорт квалификациясенә туры китереп үткәрелде.

Команда исәбендә Әлмәт яшь техниклары, Казаннан 6 баллга калышып, 2нче урын алдылар.

Шәхси исәптә призлы урыннар алдылар:

Митрофанов Николай - F2-А модельләре классында 1нче урын ;
Хәбиров Равил - F 3-Е модельләре классында 1нче урын ;
Шәрәфетдинов Рамис – ЕН модельләре классында 1нче урын.

Призерлар әзерләгән өчен команданың җитәкчесе Наил Бадыкшанов, методист Таһир Галиев дипломнар белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International