Татарстанда 69 укучы рус теленнән БДИны 100 баллга тапшырды

2014 елның 17 июне, сишәмбе
Республикада рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырган 19 460 укучының 42 се (0,2%) минималь чикне үтә алмады. Узган ел бу күрсәткеч 0,6% иде.

Уртача балл 65,8% булды (былтыр 67,3%). Былтыргы белән чагыштырганда 100 балл җыючылар саны да артты, 60 тан 69га җитте.

Россия буенча алганда, укучыларның 13,26 %ы эшләрен югары баллга (80-100) язган (былтыр 14%).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International