Әлмәттә 3 кыз БДИдә 100әр балл җыйды

2014 елның 16 июне, дүшәмбе
Максималь дәрәҗәдә балларны кызлар 29 майда рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы бирү нәтиҗәсендә җыйдылар. Әлмәттә 16нчы һәм 7нче мәктәпләрдән шушы өч кыз гына шулкадәр балл җыя алды.

Әлмәттә 11 сыйныфны тәмамлаучылардан барлыгы 1118 кеше рус теленнән имтихан тапшырды. Шулардан 180 укучы 80нән күбрәк балл җыйды, 6 кешенең баллары 98әр иде. Ике укучы гына 24 баллы чикне үтә алмады. Аларга рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын кабат тапшырырга туры киләчәк. Көне бераз соңрак билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International