“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 16 июне, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез! 4нче автобусның (“Техснаб” районына кадәр) хәрәкәт графигы турында сүз кузгатасы килә. Эшкә барып җитү дә, эштән кайту да бик кыен. Соңгы автобус кич 18 сәгатьтә килергә мөмкин. Ә шуннан соң ничек кайтырга? Хәзерге вакытта хәрәкәт интервалы 60-90 минут тәшкил итә. Эшкә соңга калмас өчен кайчан чыгарга кирәген дә белеп булмый.

Җавап: Хатта әйтелгәннәр чыннан да дөрес. МУП “АТУ” предприятиесе җитәкчеләренең сүзләренә караганда, анда автобус йөртүчеләр белән эш бик кыен тора, шул хезмәт күрсәтү сыйфатына суга. 5А. 6А, 7А бакчачылык җәмгыятьләре маршрутларына хезмәт күрсәткән көннәрдә 4нче маршрутта 1 генә автобус та кала. Ул да 10.30дан 15.30га кадәр ялга туктап тора, бу сәгатьләрдә маршрутта хезмәт күрсәтелми. Транспорт предприятиеләрендә кадрлар мәсьәләсен хәл итү районда пассажирлар йөртүнең сыйфатын яхшыртыр дигән өмет бар.

Шунысын да хәбәр итәбез. Юл хәрәкәтен идарә итүнең гомуми системасы кысаларында җәмәгать транспорты тукталышларында мәгълүмати таблолар кую планлаштырыла, алар транспортның кайчан киләсен дә күрсәтәчәк.

Быел май аенда Грузинская урамында “Техснаб” тукталышында шундый “акыллы тукталыш” эшләнде инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International