Бүген Бөтендөнья мотоциклчылар көне билгеләп үтелә

2014 елның 16 июне, дүшәмбе
Бөтендөнья мотоциклчылар көнен билгеләп үтү 1992 елның 22 июлендә барлыкка килә: ул көнне берьюлы берничә илдә энтузиастлар, автомобильләрен гаражда калдырып, эшкә мотоциклларда һәм скутерларда баралар. Баштарак көн Ride to Work Day дип атала да. Ягъни, инглизчәдән тәрҗемә иткәндә, “Эшкә мотоциклда” дигән мәгънәдә. Бераз соңрак кына ул Мотоциклчы көненә әйләнә.

1997 елда Бөтендөнья мотоциклчы көненең рәсми сайты ачыла, ул мототранспортчылар аралаша, фикер алыша, “корыч атларыннан” файдалану һәм, әлбәттә, еллык акциягә әзерләнү буенча тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып китә.

Башта акцияләрдә бернинди рәсмилек тә булмый, махсус сайтта көнен билгеләп, шунда ук фикердәшләр белән сүз куешу җитә. Соңрак Ride to Work Day дигән коммерциясез оешма барлыкка килә, ул АКШта һәм Европада мотоциклчыларга юридик һәм техник булышлык күрсәтә. Бу оешманың вәкиллекләре Россиядә дә бар. Ул шулай ук Канадада, Мексикада, Эквадорда, Пуэрто-Рикода, Израильдә, Филиппинда эш итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International