Әлмәттә иконалар, тәре күтәреп тантаналы йөреш булды

2014 елның 15 июне, якшәмбе
Бүген Әлмәттә тәре, иконалар күтәреп Казан кафедраль соборыннан Христос Раштуасы соборы бинасына кадәр тантаналы йөреш булды. Ул изге Сергий Радонежскийның тууына 700 ел тулуга багышланды.

Сергий Радонежский – рус чиркәвенең монахы, Мәскәү янындагы Троица монастырена (хәзер Троице-Сергиева лавра) нигез салучы, Русь иленең төньягында монахлыкны тамырдан үзгәртүче. Сергий Радонежский Рус чиркәве һәм рус дәүләте өчен зур эшләр эшләгән шәхес, ул рус православие чиркәве тарафыннан иң олуг изгеләрнең берсе итеп хөрмәтләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International