Әлмәтлеләр Изге Болгар җыенында катнашты

2014 елның 15 июне, якшәмбе
14 июль көнне Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1125 ел тулуга багышланган Изге Болгар җыены булып узды. Мөселман халыклары өчен изге көн булып саналган чараларда 30 меңгә якын кеше катнашты дип фаразлана. Әлеге вакыйгалардан әлмәтлеләр дә читтә калмады. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендәге зур делегация (100 дән артык кеше) иртәнге 4 тә Изге Болгарга юл алды. Алар арасында дин әһелләре, укытучылар, тәрбиячеләр язучылар, журналистлар, башка тармакларда хезмәт куючылар да бар иде. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, җыенга сәяхәтне оештыруга, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге рәисе Ильяс Салахов, бюро әгъзалары, Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте күп көч куйды. Сәфәр кылу өчен уңайлы автобуслар “Татнефть” ААҖ тарафыннан бирелде.

Юл озын булса да, Изге Болгарга баручылар вакыт узганын сизмәделәр.Әлмәт шәһәре һәм районы имам – мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов өлкәннәр өчен генә түгел, яшьләрне дә уйландырырлык вәгазьләр укыды, тарихчы, ветеран укытучы Мөҗәһит Хәйдәров Изге Болгар җирләренең тарихы, әлмәтлеләргә кагылышлы кызыклы фактлар турында сөйләде.

Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул итүе истәлегенә төзелгән бина – “Истәлек билгесе” каршында узган җыенның тантаналы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казахстан, Кыргызстан, Украина, Беларусьтан дин әһелләре, илнең төрле төбәкләреннән вәкилләр катнашты.

Чаралар программасы күп төрле булуы белән аерылып торды. Рәсми затлар "Ак мәчет" комплексының конференц-залында ислам дине лидерлары белән очрашты, Коръәннәр күргәзмәсе белән танышты. Җыенның ачылышында Рөстәм Миннеханов республика җитәкчелеге исеменнән катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде. "Бәйрәмебез матур булсын! Әлеге җирлектә ел саен очрашырга насыйп булсын!" – дип үзенең теләкләрен җиткерде Татарстан Президенты.

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин соңгы елларда илдә дини яңарыш күзәтелүен ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, Россиядә 7,5 меңләп мәчет эшли, Татарстанда мөселманнарның 1,5 меңгә якын дин йорты бар. Аннары Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышына өлеш керткәннәре өчен Рөстәм Миннехановка һәм Минтимер Шәймиевкә "Әл-Гыйззәт" орденыннарын тапшырды.

Чыгышлар концерт программасы белән алышынды. Анда мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары башкарылды, Коръән-хафизлар чыгыш ясады.Аннан соң рәсми затлар һәм барча мөэмин-мөселманнар, күмәкләшеп, Җәмигъ мәйданында өйлә намазын укыды.

Көн яңгырлы булуга карамастан, сәяхәтне оештыручылар тарафыннан күрсәтелгән кайгыртучанлык күңелсезләнергә урын калдырмады. Изге Болгар җирендә Әлмәттән килүчеләр өчен махсус шатерда чәй табыны, казанда пешерелгән плов әзерләнде.

Ландыш Зарипова
“Альметьевский вестник” газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International