“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 14 июне, шимбә
Сорау: Хәерле көн, Мәҗит Хаҗипович! Яшьләрдә торак проблемасы инде. Үзем икенче ел мәктәптә укытучы булып эшлим. Без яшь гаилә, балаларыбыз юк. Эш хакына зарланмыйбыз, Аллага шөкер! Ә кредитларыбыз бар. Шул сәбәпле ипотекага да керә алмыйбыз, квартир сатып алырга да мөмкинлек юк. Шуны әйтсәгез иде, эштән бирелә торган квартир алып, күпмедер вакыттан соң шуның хакын түләп үзеңнеке итә торган ппрограмма юкмы? Өченче ел инде квартир өчен аның хуҗасына түләп яшибез, акчаны кешегә бирү жәл. Ә тегеләй хет үз квартирыбыз дип түләр идек. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!!! Айгөл Мөдәррисовна.



Җавап: ТР хөкүмәтенең №625 карары (23.07.2012 ел) карары нигезендә сезнең социаль ипотека договоры буенча торак бина бәясенең 10%ы күләмендә башлангыч кертемгә субсидия алу хокукыгыз бар. Тулырак мәгълүмат алу өчен 45-03-14 телефонына шылтыратыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International