Нефтьчеләр Әлмәт районы балалар лагерьларына яңа корпуслар бүләк итәләр

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
“Әлмәтнефть” идарәсенең “Юность” балаларны сәламәтләндерү лагеренда 5 июнь көнне яңа сезонны тантаналы төстә ачу булды. 60 кешелек яңа йокы корпусы ачылу тантанага зур бүләк булды. “Теремок” исеме бирелгән бу яңа корпуста балалар чыннан да әкияттәге кебек шартларда яшиячәк. Моңа кадәр булган 5 корпуста да рәхәтләнеп ял итү өчен бөтен шартлар тудырылган.

Беренче сменаны ачу тантанасында “Татнефть” ААҖнең профком рәисе Гомәр Яруллин, компаниянең социаль бүлеге җитәкчесе Газинур Ибраһимов, “Әлмәтнефть” идарәсенең профком җитәкчесе Раиф Сафин, “Арслан” ҖЧҖ директоры Миннәхтәм Галиев һ.б. катнашты.

Гомәр Кәримов үзенең чыгышында компания предприятиеләренең “Солнечный” һәм “Березка” лагерьларында да яңа корпуслар ачылуын әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International