“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Көн саен 20 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр вакыт арасында Бигәш, Совет урамнары “Радиприбор” заводыннан алып Р.Фәхреддин урамына кадәр канализация сасысына күмелә. Кызу һавада тәрәзәләрне дә ачып булмый. Бу ис каян килә? Сәбәбе нәрсәдә? Бу тирәдә экологик шартларны яхшырту өчен ниләр эшләнә?

Җавап: “Әлмәт-Водоканал” ААҖ хәбәр итүенчә, канализация суларын тиешле нормативларга җиткереп чистарту өчен канализация корылмаларын заманча технологияләр кулланып реконструкцияләргә кирәк. Бу проблеманы хәл итү өчен “Әлмәт-Водоканал” ААҖ хисабына проект-смета документациясе әзерләнгән иде. проектны гамәлгә ашыру өчен бик зур сумма кирәк. “Әлмәт-Водоканал”ның проектны үз көче белән тормышка ашыру өчен инвестицион мөмкинлекләре юк. Шуңа күрә хәзер ӘМР башкарма комитеты, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы дәрәҗәсендә әлеге проектны федераль-максатчан финанслау программасына кертү өчен сөйләшүләр бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International