Әлмәт районында туберкулезны ничек туктатырга

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов рәислегендә һәм ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары, министрлыкның туберкулезга каршы көрәш буенча оператив штабы рәисе Сергей Осипов катнашында ӘМР башкарма комитеты каршындагы туберкулезга каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиясенең һәм республика оператив штабының уртак утырышы булды. Анда 2014 елның 5 аенда Әлмәт районында кешеләрнең туберкулездан үлүләренә анализ мәсьәләсе каралды.

Сергей Осипов Татарстанда соңгы вакытта туберкулез профилактикасы яхшыруын, үлүчеләр саны кимүен әйтте. Шул ук вакытта Әлмәттәге хәл сагайта (5 айда 57 очрак). Без гаеплеләрне эзләмибез, без эшне яхшырту юлларын эзлибез, диде министр урынбасары, бигрәк тә балаларны туберкулездан саклау зарурлыгына басым ясады. Әлмәттә ВИЧ инфекцияле кешеләр күп, ә алар өчен туберкулез авыруы үлем дигән сүз. ВИЧ йөртүчеләр күп булганда туберкулез белән авыручылар саны да ишәя.

Туберкулез янәшәдә генә йөри, әмма аны дәвалап була икәнен истә тотарга кирәк. Эпидемиологик хәл уңай түгел икәнен белеп, безенең һәркайсыбыз елга бер тапкыр флюорография үтәргә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International