“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Кәләй станциясенең Гагарин урамында көндез су булмый. Суны төнлә генә алып калырга мөмкин. Бу бик авыр, чөнки минем әти-әниләрем бик олы яшьтә.

Җавап: Махсус комиссия тарафыннан Кәләй станциясендә су белән тәэмин итү системасына законсыз ялгану фактлары, шулай ук судан рациональ файдалану тикшерелде. 2 урында үз белдекләре белән ялгау факты ачыкланды. Кат-кат әйтелүгә карамастан, кешеләр һаман да суны тәүлек буена бакчаларына сибүләрен дәвам итәләр.

Тикшерүдән күренгәнчә, батырылма насослар эшли, системада су бар. Су җитмәү һава шартларының коры торуына, бакчаларга рөхсәтсез су сибүгә бәйле. Кәләй станциясе торак-коммуналь хуҗалыгы һәм авыл җирлеге башкарма комитеты су башнясына куәтлерәк яңа насос кую өчен финанс чыганаклары эзли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International