Чираттагы БДИ көне

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Бүген мәктәп тәмамлаучылар табигать белеме һәм химиядән БДИ тапшыралар. Табигать белемен сайлаучылар Татарстан мәктәпләрендә аеруча күп – аны тапшыруга 10100 укучы язылды. Химиядән 2562 укучы имтихан тапшыра.

Табигать белеменнән имтихан тапшыру вакыты 3 сәгать 30 минут, химиядән имтихан 3 сәгатьтә тапшырыла. Минималь бусаганы үтү өчен табигать белеменнән 39 балл, химиядән 36 балл җыярга кирәк. Шуның белән имтиханнарның төп дулкыны тәмам була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International