“Балаларга – имин хәрәкәтле чиста шәһәр!”

2014 елның 10 июне, сишәмбе
Шушы көннәрдә 25нче урта мәктәптә ташландык материалдан карнавал костюмы әзерләү буенча “Балаларга – имин хәрәкәтле чиста шәһәр!” конкурсына йомгак ясалды. Бу чараны “Постройка+” журналы дүртенче тапкыр үткәрә. Быел бәйрәм балаларның юл-транспорт вакыйгалары вакытында имгәнү проблемасына җәмәгатьчелекнең, ата-аналарның игътибарын җәлеп итү максатын куйды. Анда шәһәрдән һәм районнан җитмешләп бала катнашты. Быел костюмнарга якты кайтара торган элементлар өстәлгән иде.

Шәһәрнең һәм районның 35 мәктәбе һәм балалар бакчасы конкурска үзләренең эшләрен тәкъдим иткән иде. Икенче-өченче урын алучылар велосипед белән бүләкләнде. Беренче урынга чыккан Эльза Хәбипова (Тайсуган авылы) төп призга лаек булды – ул әнисе белән икәүләп теплоходта круиз ясау мөмкинлеге алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International