Кече шәһәрләренең 12 нче театр фестивале

2014 елның 10 июне, сишәмбе
6 нчы июньдә Россия кече шәһәрләренең 12 нче театр фестивале төгәлләнде. Евгений Миронов җитәкчелегендәге Нация театры оештырган быелгы фестиваль Мәскәү янындагы борынгы Коломна шәһәрендә узды. Бу фестиваль заман драматургиясе һәм режиссураcын тәкъдим итүе белән кызыклы. Анда кече шәһәрләрдән килгән 16 театр чыгыш ясады. Фестиваль программасында заманча драматургия һәм классиклардан Грибоедов, Гоголь, Горький, Булгаков, Шукшин әсәрләре тәкъдим ителде. Әлмәт театры быел фестивальдә У.Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” спектакле белән катнашты. Спектакльнең режиссеры Искәндәр Сакаев.
 
Әлмәт театрының Россия һәм халыкара театраль пространствога чыгуы И.Сакаев куйган «Гашыйк Кәриб» спектакле белән башланган иде. Быелгы Россия кече шәһәрләренең 12 нче театр фестивалендә ул куйган “Ромео һәм Джульетта» спектакле “Иң яхшы спектакль” номинациясендә җиңү яулады. Традиция буларак җиңүче спектакль Мәскәүдә Нация театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

Әлмәт театры
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International