“Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте кардиохирурглары йөрәкнең ишемик авыруының катлауланган формаларын дәвалау буенча Бөтенроссия конференциясендә катнаштылар

2014 елның 10 июне, сишәмбе
6 июньдә Чабаксар шәһәрендә Монако кардиотарокаль үзәгенең дөньякүләм танылган кардиохирургы профессор Винсент Дор рәислегендә “Йөрәкнең ишемик авыруының катлауланган формаларын дәвалау стратегиясе һәм тактикасы” дигән Бөтенроссия конференциясе булды.

Анда медсанчастьтан кардиохирурглар И.Р.Ягофаров һәм И.Р.Закиров катнашты. Докладлар белән бу өлкәдә безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә танылу алган М.М.Алшибая, Е.В.Россейкин, И.И.Чернов, В.М.Шипулин, А.В.Марченко, В.Е.Бабокин, К.Мунеретто һәм, әлбәттә инде, Винсент Дор чыгыш ясады.

Конференциядән соң докладлар буенча фикер алышу булды. Конференция барышында алынган практик тәкъдимнәр медсанчастьта практикада кулланылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International