Әлмәт кызы Халыкара тел олимпиадасы призеры булды

2014 елның 10 июне, сишәмбе
Казанда туган телендә (рус теле түгел) укучылар өчен рус теле буенча 1 халыкара олимпиаданың 2нче этабы булды.

Олимпиада 2 этапта үтте. 2014 елның маенда Россия Федерациясе һәм якын чит илләрнең милли мәктәпләрендә укучылар өчен интернет-тур булган иде. Анда 8-10 классларда укучы 2,5 меңләп укучы катнашты. 1нче турда Әлмәт укучылары да актив катнашты. 2нче турга Риза Фәхреддин исемендәге 1нче гимназиянең 10нчы класс укучысы Алия Хөсәенова үтте (укытучысы Лариса Гуро). Нәтиҗәдә Алия Халыкара олимпиаданың призеры булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International