“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 10 июне, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Сорау Түбән Мактаманың яңа районын (Экологик поселок) төзекләндерү турында. Кабул итү вакытында бистә башлыгы Әлфия Слесарева Төзелеш, Нуриев, Закиров, Зәйнашева, Әмир урамнарына вакташ җәюгә билгеләнгән 4 млн сум акчаны район хакимияте рөхсәт бирмәү сәбәпле файдалаланып булмавын әйтте. Җәй тиз үтәр, көз дә җитәр. Безнең балалар асфальтта көтеп торучы мәктәп автобусына ничек барып җитәр? Газ үткәргән чакта юлга салынган балчыкта “Нива” да бата.

Җавап: Төзелеш, Нуриев, Закиров, Зәйнашева, Әмир урамнарын төзекләндерү турында мөрәҗәгатькә бистә башкарма комитеты болай җавап бирә. Хәзерге вакытта Экологик бистә микрорайонында колачлы төзелеш бару сәбәпле әлеге урамнарны төзекләндерү (вакташ җәю) вакытлы түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International