Әлмәт котельныйларында яңа казаннар куела

2014 елның 10 июне, сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 28.01.2014 елгы 106-р санлы күрсәтмәсе нигезендә 2014 елда Әлмәттә бюджет өлкәсе объектларын җылылык белән тәэмин итүче котельныйларда казаннарны алыштыру планлаштырыла.

Район буенча эшләрнең гомуми бәясе 5 294,068 мең сумга барып баса. Расланган исемлек нигезендә 28 объектта, шул исәптән 25 е балалар бакчалары биналарын, 21 е мәктәпләр биналарын җылытучы котельныйлар, барлыгы 46 казанны алыштырасы бар.

Бүгенгә 21 казан кайтарылып, 15 е урнаштырылган да инде. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының әлеге программаны туктатып тору хакындагы карары белән бәйле рәвештә 25 данә казан алынмый калган.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына 2015 ел программасына кертү өчен шулай ук Әлмәт шәһәре һәм районы буенча җәмгысе 172 данә казанны алыштырасы котельныйлар исемлеге дә җибәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International