Ветеран Җәүдәт Әхмәтгәрәевне туган көне белән котладылар

2014 елның 10 июне, сишәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Әхмәтгәрәевне район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Равил Хәйруллин котлады. Үз ветераннарына ихүтирам белдерү өчен “Татбуртранс” ҖЧҖ вәкилләре дә килгән иде.

Ветеранның гомуми хезмәт стажы 35 ел тәшкил итә, шуның 31 елы “Татнефть” системасына туры килә. Шоферлыкка ул Ленинградта укый. Җиңү турында аягы авыр яраланып госпитальдә ятканда ишетә.

Фронтка ул 1943 елда эләгә, Волхов һәм 2нче Балтик буе фронтларында сугыша. Башта укчы, аннары минометчы була.

Җәүдәт Әхмәтгәрәй улы 1925 елда Сарман районында туган. Сугышка кадәр сабанчы, учетчы булып эшләгән, кырдан ук диярлек фронтка да киткән. 1950 елда фронтовик туган якларына кайта, автотранспорт колоннасына шофер булып урнаша. Дербедень, Мордва Акташы авылларыннан, аннары Чупай карьерыннан таш ташый .
1955 елда “Әлмәтбурнефть” трестының вышка монтажлау конторасына эшкә керә. Якташы Мөнҗиягә өйләнә. Ике ул үстерәләр, дүрт оныклары бар. Сигезенче ел инде ветеран үзе генә яши, уллары Төмәндә.

Әхмәтгәрәй ага көр күңелле, сүзчән, якташы Илһам Шакиров иҗатын бик ярата. Тарихи радиоалгычына тәлинкәсен куеп, кушылып та җырлый икән. Хәзер күршеләр белән аралашып яши, кибеткә йөри, телевизордан яраткан командасы “Ак барс” уеннарын калдырмый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International