“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 10 июне, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хөрмәтле Мәҗит Салихович. Колшәрип авылында яшәүчеләр авылда су проблемасының ничек хәл ителәсен белергә телиләр. 10 майдан бирле инде сусыз утырабыз. Су көндез кайбер йортларда гына күренеп ала, кешеләр өйдә юк чакта. Яки төнге 1дән соң килә. Балалар бакчасы инде атна буена эшләми. Мөдире “су юк” дип җавап бирә, ә бит без акчасын вакытында түләп барабыз. Ихтирам белән Гөлнара Ризванова.

Җавап: Авыл башлыгының хәбәренә караганда, авылда 4 су башнясы эшли, ләкин язгы-җәйге чорда бакчаларга су сибү аркасында торбаларда басым кими. Яңа скважина кирәк, әмма авыл бюджетында яңа скважина бораулауга акча каралмаган. Җирле үзидарә оештыруның гомуми принципларына туры китереп, Колшәрип авылында 29 июньдә референдум үткәреләчәк. Анда балигъ булган һәр гражданнан 200әр сум акча җыю карала, җыелган сумма яңа скважина төзүгә тотылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International