“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 10 июне, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез, Мәҗит Салихович! Без яшь гаилә, 2011 елда өйләнештек. Мин 1989 елгы, ирем 1990 елгы. Балаларыбыз берсе 3, икенчесе 1 яшьтә. Авыл җирендә теркәлеп шунда яшибез. Мин үзем МБУ “ЦСМ”да эшлим. Бездән тыш йортта тагын 9 кеше теркәлгән һәм яши. Барысы 9 кеше. Йортның гомуми мәйданы 106,1 кв.метр, торак мәйданы 75,1 кв.метр. Шәһәргә күчәсебез килми, күчәр урыныбыз да юк. Авыл башлыгына мөрәҗәгать итеп карадык, җир бирәчәк түгелләр! Безгә торак шартларыбызны ничек яхшыртырга?

Җавап: Яшәгән авылыгызны, кемгә мөрәҗәгать итүегезне күрсәтмәү сәбәпле Сезнең сорауга җавап бирү мөмкинлеге юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International