Түбән Мактамада сабан туе

2014 елның 7 июне, шимбә
Түбән Мактама кешеләрен сабан туе белән котларга ӘМР башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова килде. Ул район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, районның җәмәгать һәм сәяси тормышында мактамалыларның зур казанышларын билгеләп үтте: “Һәр авылның үз мактанычы бар. Түбән Мактамада ул – талантлы, һәр яклап булдыра торган кешеләр. Район күп өлкәләрдә югары нәтиҗәләргә ирешә икән, монда сезнең дә өлешегез зур”, - диде Наҗия Мисбаховна.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International