Әлмәт мәшгульлек үзәгендә Социаль хезмәткәр көне

2014 елның 7 июне, шимбә
Мәшгульлек үзәгенең һәм бөтен коллективның районның социаль тормышында зур роле – гражданнарны тыңлый белүдә, аларга хокукларын аңлата белүдә, закон тарафыннан гарантияләрен аңлатып бирүдә, кешеләрнең сәләте-осталыгы файда китерердәй юнәлешләрне күрсәтүдә. Социаль хезмәткәр көнен каршылау уңаеннан бер гаилә кешеләре кебек җылы итеп, иркенләп сөйләшү вакытында башкарма комитет җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин шуны ассызыклады. Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән ул сөйкемле хатын кызларны бәйрәм белән тәбрик итте һәм Мактау грамоталары тапшырды.

Ә бәйрәмнең хөрмәтле кунагы матур традицияләргә нигез салган элекке директор, Татарстанның атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре, экономик фәннәр кандидаты Сирена Гәрәева булды. Ул бөтен коллективка сәламәтлек, эштә уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International