Игелекле хезмәт кешеләре бәйрәме

2014 елның 7 июне, шимбә
Яшьләр үзәгендә Әлмәт районының социаль хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә җыелдылар.

Районда 300гә якын кеше социаль сферада хезмәт куя, шуларның 99%ы хатын-кызлар. Бизәнеп-ясанып, алы-гөлле киенеп килгән хатын-кызларга карап сокланмаслык түгел иде. Алар зур кинәнү белән хезмәттәшлеренең, дусларының котлауларын тыңладылар, Әлмәт торба заводының “Яңа дулкын” үзешчән коллективының һәм политехник техникум артистларының чыгышын карап рәхәтләнделәр.

Район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль ярдәм буенча урынбасары Равил Хәйруллин барлык социаль хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләре җиткерде, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлыгының, ӘМР советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International