3нче шәһәр поликлиникасында нефролог мәктәбе

2014 елның 7 июне, шимбә
ТР сәламәтлек саклау министрлыгының комплекслы планы нигезендә һәм нефрологик авырулары булган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү максатында Әлмәт шәһәренең 3нче поликлиникасында “Киң таралган бөер авыруларына каршы баскычлап медицина ярдәме күрсәтү” дигән Нефролог мәктәбе булды.

Конференция эшендә Әлмәт, Азнакай, Аксубай, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Лениногорск, Нурлат, Яңа Чишмә, Сарман, Ютазы, Чирмешән районнарыннан, шулай ук “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастеннан нефрологлар, терапевтлар, педиатрлар, гомуми практика врачлары катнашты.

Конференциядә катнашучыларны сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары, абруйлы терапевт, белгеч-нефролог, диагност Вера Головина сәламләде.

Мондый очрашуларның төп максаты – врачларны бөер авырулары турында яңа мәгълүматлар, диагностик һәм клиник тикшерүләрнең яңа ысуллары белән таныштыру. Җыелган врачлар алдында ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш нефрологы, профессор, м.ф.д. Ольга Сәгыйтова чыгыш ясады.

Конференциянең көн тәртибенә диабетик нефропатия, бөерләрнең ишемик авыруы, микробларга каршы рациональ терапия темалары кертелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International