Бишмунча авыл җирлегендә сабан туен бәйрәм итү

2014 елның 7 июне, шимбә
Бишмунча авылы кешеләре татар халкының милли бәйрәме – сабан туен бик күңелле итеп үткәрделәр. Авыл кешеләрен һәм кунакларны район башлыгы Мәҗит Салихов сәламләде.

Үзенең чыгышында ул республика, район җитәкчелеге, депутатлар, нефтьчеләр ярдәме белән авылның йөзе үзгәрүен, кешеләргә рәхәт яшәү өчен шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Район башлыгы шулай ук “Чулпан” хуҗалыгының районда алдынгылардан булуын да әйтте, чәчү кампаниясендә катнашкан кешеләренң һәммәсенә дә рәхмәтен җиткерде.

Бәйрәмне ачу тантанасында Мәҗит Салихов хуҗалыкның алдынгыларына кыйммәтле бүләкләр тапшырды. “Чулпан” ҖЧҖнең бозау караучысы Гадилә Хәлфиева махсус бүләк – кер юу машинасы белән бүләкләнде.

Рәсми өлештән соң борынгыдан килгән сабан туе ярышлары башланды. Татар эстрадасының танылган җырчысы Фирдүс Тямаев үзенең иҗат төркеме белән бишмунчалыларны куандырды, иң матур җырларын башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International