Күптән түгел Мәҗит Салихов Татарстан делегациясе составында Төрекмәнстанда булган иде.
Визит кысаларында Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстан арасында икеяклы документларны имзалау булды. Әлмәт һәм Балканабад шәһәрләре арасында тугандашлык, дуслык мөнәсәбәтләрен һәм хезмәттәшлекне үстерү турында килешүгә кул куелды. Татарстан һәм Төрекмәнстан президентлары алдында документка ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов һәм Балканабад шәһәре хакиме Балкан Гулмаммедов кул куйды.
Хәзер Әлмәт һәм Балканабад – тугандаш шәһәрләр. Икесенең дә тарихы нефть чыганакларын үзләштерүгә бәйле. Мәҗит Салихов экономика һәм тормышның башка өлкәләрендә дә, шул исәптән кече һәм урта бизнесны үстерү белән дә кызыксынуыбызны әйтте. Төрекмәнстан студентларының инде бүген Әлмәт нефть институтында укуларын әйтергә кирәк.