Марат Гыйрфанов: “Епархиаль идарәнең яңа бинасы шәһәребезнең күренекле урыны булыр

2014 елның 6 июне, җомга
Бүген Казан кафедраль соборы каршындагы епархиаль идарәнең яңа бинасына тантаналы рәвештә беренче таш салынды. Чараны ачып, “Татнефть” ААҖнең генераль директоры Наил Маганов компаниянең рухи кыйммәтләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлгән барлык программаларда, шул исәптән культ корылмалары төзүдә дә актив катнашуын әйтте.

Әлмәт епархиаль идарәсенең яңа бинасын төзүдә дә нефтьчеләр төп спонсор булачак. Күптән түгел Әлмәттә булганда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яңа объект төзүне хуплады һәм бу эшне “Татнефть”кә йөкләде.

ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов районның үсешенә зур өлеш кертүләре өчен нефтьчеләргә рәхмәт әйтте, бер социаль программаның да нефтьчеләр катнашыннан башка гамәлгә ашырылмавын билгеләп үтте. “Епархиаль идарәнең яңа бинасы шәһәрнең күренекле урыны буласына ышанам”, - диде ул үзенең чыгышында.

Моннан ике ел элек Изге Синод карары белән 10 районны эченә алучы Бөгелмә һәм Әлмәт епархиясе оештырылган иде. Гомуми мәйданы 615,57 кв.метр булачак яңа бинаны киләсе елның Пасха бәйрәменә өлгертү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International