Кайгы уртаклашу

2014 елның 6 июне, җомга
Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитеты халык сәламәтлеген саклауга бәһасыз өлеш керткән Клара Зиятдин кызы Шәрәпованың вафаты уңаеннан аның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Профессионализмы, тирән белеме, эшкә бирелгәнлеге белән ул барлык хезмәттәшләренең, аралашкан кешеләрнең ихлас ихтирамын яулады.

Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе, районның бөтен медицина җәмәгатьчелеге сәламәтлек саклауны талантлы оештыручы, тирән белемле табиб һәм бик яхшы иптәш Клара Зиятдин кызы Шәрәпованың үлүе уңаеннан туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Сезнең белән бергә без дә кайгыда, без дә кадерле кешебезне югалту ачысын кичерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International