Әлмәт балалар бакчаларында иминлек айлыгы

2014 елның 6 июне, җомга
“Игътибар, балалар” иминлек айлыгының төп максаты – балалар катнашында юл-транспорт фаҗигалары профилактикасы, җәйге ял вакытында балаларның иминлеген тәэмин итү.

Атна дәвамында балалар бакчаларында төрле чаралар: “Кыен виражлар” исеме астында самокатларда һәм велосипедларда узышу, музыкалы-спортлы күңел ачулар, экскурсияләр, “Дустыбыз светофор”, “Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында без ниләр беләбез?” темаларына әңгәмәләр, автомәйданчыкта дәресләр үткәреләчәк. Шулай ук “Юлларда иминлек” темасына балалар белән олыларның уртак иҗаты күргәзмәләре һәм фотокүргәзмәләр оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International