“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 6 июне, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Мин, Низамова Рима Мөнәвир кызы, пенсионер кеше, Урсалыда Дамира Кузаева урамында яшим. Икенче җәй инде безнең өйгә су юньләп килми. Яз-җәй җиттеме, су килү туктый. Ул төн уртасында гына була, иртән торуга кранда су тагын бетә. Көн саен шулай.

Җавап: Су бирү челтәрендә басым җитәрлек булмау яки су килмәү табигать шартларына, аерым алганда кешеләрнең бакчаларына шлангтан су сиптерүенә бәйле. Үз чиратында “Әлмәт-Водоканал” ААҖ судан рациональ файдалануны тикшерү максатында хосусый секторда даими рейдлар үткәрә. Рейд вакытында исәпләү приборларын читләтеп су линиясенә ялгану фактлары байтак ачыла.

Урсалы микрорайонында яшәүчеләрне су белән тоткарсыз тәэмин итү максатында 2012 елда “Әлмәт-Водоканал” ААҖ хисабына проект документлары эшләнгән иде. Проектта микрорайонга эчә торган суны Әлмәт шәһәренең үзәкләштерелгән системасыннан китерү күздә тотыла. Бу программа этаплап гамәлгә ашырыла башлады инде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International