Мәҗит Салихов: “Үз күзләрем белән күрдем. Тотып та карадым, күргәннәрдән бик канәгать калдым!”

2014 елның 6 июне, җомга
ӘМР башлыгы “Алсу” оек-оекбаш фабрикасына визитына шундый бәя бирде. Социаль юнәлешле бу предприятиедә 600 кеше, нигездә хатын-кызлар эшли. Продукциянең 80%ын балалар ассортименты тәшкил итә. Эш өч сменада бара, эшләүчеләр өчен бөтен шартлар тудырылган: эшләүчеләр торак белән тәэмин ителә, медпункт эшләп тора, цехларда киеренкелектән бушанып алу өчен тренажерлар куелган.

Тоткарсыз эшләү өчен ай саен 40-50 тонна чималны фабрика Һиндстаннан, Төркиядән, Польшадан, Италиядән кайтара. Чималлар һәммәсе табигый, сыйфатлы: мамык, йон, ефәк, бамбук, эвкалипт җепселе.

Мәҗит Салихов бөтен цехларны йөреп чыкты. “Алсу” ААҖгә нигез салучы, “СМП-Нефтегаз” генераль директорының киңәшчесе Фоат Комаров район башлыгына һәм журналистларга фабриканың үткәне, бүгенгесе турында сөйләде, киләчәккә планнарын бүлеште. “Фабрикага эшкә кешеләр бик теләп килә, хезмәт хакы 30 мең сумга җитә, - диде ул. – Предприятие елына 30 миллионлап пар әйбер эшләп чыгара ала, былтыр 13 миллион пар чыгардык, 1 миллион сумлык оборона заказы да үтәдек. Сыйфат ягыннан безне узарга мөмкин түгел”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International