Дәүләт Думасының табигый ресурслар комитеты депутатлары РТ җитәкчелегенә югары дәрәҗәдә кабул иткән өчен рәхмәтле

2014 елның 6 июне, җомга
ТР премьер-министры Рөстәм Халиков исеменә РФ Дәүләт Думасының табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Владимир Кашиннан хат килде. Хатта 22-24 майда Дәүләт Думасы депутатларының Татарстанга визитын үткәрүдә һәр яклап булышлык күрсәткән өчен рәхмәт сүзләре бар. Монда Әлмәтнең дә өлеше керде. 23 майда Дәүләт Думасының табигый ресурслар комитеты депутатлары Әлмәттә булдылар.

Комитет визит кысаларындагы чараларның бик югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтә, алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә, табигать ресурслары һәм табигатьне саклау юнәлешендәге законнарны камилләштерүдә конструктив хезмәттәшлекне киңәйтүгә ышаныч белдерә.

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International