Әлмәт спортчысы Дилүс Гомәров ике алтын медаль яулады

2014 елның 6 июне, җомга
Дилүс Гомәров “Олимпия” пауэрлифтинг буенча 27 майдан 1 июньгә кадәр Сочида узган һәвәскәрләр арасындагы дөнья кубогы ярышларында катнашты.

Бирегә төрле илләрдән 500 спортчы килгән иде. Шунысын да искә төшереп үтәбез, узган елның октябрь аенда Екатеринбургта үткән әлеге чемпионаттан Дилүс Гомәров икенче, ә шәкерте Наил Мөхәррәмов өченче урын белән кайткан иде. Якташыбызны быел октябрь аенда Израильдә узачак дөнья чемпионатына да чакырулы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International