Миргазиян Юнысны озату

2014 елның 6 июне, җомга
1 июньдә Мәскәүдән кайгылы хәбәр килде: татар әдәбиятында алыштыргысыз урын алган шәхес, ялкынлы публицист, Г.Тукай премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны, яраткан язучыбыз, әле генә 87 яше тулган Миргазиян Юныс вафат булган.

Миргазиян абый ике гасыр чигендә 5 елдан артыграк Татарстанның нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә яшәде, 75 еллык юбилее да бездә үтте. Ул безнең шәһәрне бик яраткан иде, биредә күп дуслар тапты. Әмма объектив сәбәпләр аркасында (бигрәк тә сәламәтлеге мәҗбүр итте) кабаттан Мәскәүгә, гаиләсе янына кайтырга мәҗбүр булды.

5 июнь көнне мәрхүмнең җәсәде туган җирендә, Баулы районының Исергәп авылында җирләнде. Язучыны соңгы юлга Әлмәттәге дуслары да озатышты. Язучылар Альберт Хәсәнов, Әсгат Сәлах, Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Рәфкат Шаһиев, Миргазиян Юнысның якын дуслары нефтьче-ветеран Шәһит Таипов, журналист Ирек Бәдретдинов, матбугат ветераны Абрек Шәйдуллин, авылдашы, кардәше, нефть ветераны, җәмәгать эшлеклесе Зәрия Хәбипова килгән иде.

Исергәп авылы мәдәният йорты каршында кайгылы митинг булды. Баулы районы хакимияте башлыгы Альберт Хәбибуллин, Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе Рафис Корбан, мәрхүмнең якын дусты, китапларының даими редакторы Равил Рахмани, Мәскәүдән “Ватан” фиркасы җитәкчесе Мөхәммәт Миначев, байтак еллар Баулы районы җитәкчесе булып эшләгән Ансель Рахманкулов (хәзер Әлмәт районы башлыгының киңәшчесе), Яр Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе Вахит Имамов, язучы Айдар Хәлим һ.б. Миргазиян Юнысны иң җылы сүзләр белән искә алдылар, мәрхүм турында истәлекләр сөйләделәр, язучының туганнары һәм якыннарының, әтисен соңгы юлга озата килгән кызы Камиләнең кайгысын уртаклаштылар.

Әлмәтлеләргә дә сүз бирелде. Әсгат Сәлах Миргазиян Юнысның бездәге язучылар оешмасы эшендәге ролен искә төшерде. Ирек Бәдретдинов язучының нефтьчеләр белән тыгыз бәйләнеш тотуы, “Татнефть” ААҖнең “Рухият” рухи яңарыш фонды тарафыннан аның әсәрләренең 5 томлыгы дөнья күрү турында сөйләде.

Моннан сигез елга якын элек Исергәп зираты Миргазиян аганың энесе, язучы, дипломат Вахит Юнысны үз кочагына алган иде. Инде аның янәшәсендә абыйсы, татар әдәбиятендә гына түгел, милли сәясәтебездә дә тирән эз калдырган мәшһүр Миргазиян Юныс урын алды.

Соңыннан авыл мәктәбендә бертуган язучылар Миргазиян һәм Вахит Юныслар музее белән танышу булды.

(Үз хәбәрчебез).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International