Башкалабызда “Kazansummit 2014" – Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VI халыкара икътисадый саммиты булды

2014 елның 6 июне, җомга
Кичә Казанда Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор корпусында "Kazansummit 2014" Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VI халыкара икътисадый саммиты узды. Аның кысаларында оештырылган “Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре: азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләләрен хәл итүдә инвесторлар, бизнес һәм хакимият хезмәттәшлеге” темасына стратегик форум эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Президент форумда катнашучыларны сәламләп, чарага карата зур кызыксыну булганы өчен рәхмәтен җиткерде. “Бу көннәрдә Татарстан Россия Федерациясенең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлегендә төп икътисади мәйданчыкка әйләнде. Казандагы еллык очрашулар күпләр өчен традициягә әйләнүе сөендерә. Мондый абруйлы форумны уздыру безнең өчен зур мәртәбә”, - дип белдерде республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов икътисади саммитның быел алтынчы мәртәбә үткәрелүен билгеләп үтеп, аның әһәмияте елдан-ел арта баруын, катнашучыларның үткәрелә торган чараларга кызыксынуы үсүен ассызыклады. “Kazansummit" – Россия төбәкләре, шул исәптән Татарстан өчен дә, икътисади мөмкинлекләрне һәм инвестицион потенциалны күрсәтү өчен яхшы мәйданчык. Ул шулай ук, Россия һәм мөселман илләре арасында хезмәттәшлекне җайга салу кысаларында, барлык кызыксынган яклар белән безнең багланышларга әзер булуыбызны, ачыклыгыбызны күрсәтү мөмкинлеге. Ислам дөньясы – табигый, хезмәт һәм рухи ресурсларны саклаучы. Россия Федерациясенең мөселман дәүләтләре белән мөнәсәбәтләрне үстерүе илнең тышкы сәясәтенең өстенлекләренең берсе санала”, - дип басым ясады Президент.

Авыл хуҗалыгы тармагы мөмкинлекләренә җентекләп тукталып, Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә Татарстан авылларында 1 млн тирәсе граждан яшәвен билгеләп узды. Республикада 15 меңнән артык авыл хуҗалыгы төзелмәсе һәм 410 мең шәхси ярдәмчел хуҗалык гамәлдә. Республикада авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге дә чагыштырмача югары: Россия сөрүлек мәйданының 2,2 процент өлешенә генә ия була торып, Татарстан ил авыл хуҗалыгы продукциясенең 4,2 процентын җитештерә. Татарстан илдә сөт җитештерү буенча беренче, бәрәңге һәм ит буенча икенче, шикәр чөгендере буенча җиденче урында тора. 2013 нче елда ТР агросәнәгать комплексы продукциясенең тулаем күләме 160 млрд сум булган, 2,5 млн нан артык тонна бөртекле ашлык, 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, 1,3 млн тонна бәрәңге, 1,7 млн тонна сөт, 300 мең тонна яшелчә җитештерелде. Татарстан өлешенә Россия буенча савылган сөтнең 5,6 проценты һәм җитештерелгән итнең 4 проценты туры килә.

Республикадагы 3,3 млн га сөрүлек җирен максималь эшкәртү һәм илдә мөгезле эре терлек баш санын саклап калуны Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагында төп бурычлар дип атады.

Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагының уңышын, Президент сөрүлекләрнең, терлек һәм кошның нәтиҗәле файдаланылуында, яңа технологияләр куллану хисабына чыгымнарны оптимальләштерүдә, авыл халкының эш активлыгы артуында, терлекчелек фермалары һәм элеваторлар төзелешенә һәм техник яктан яңадан җиһазлауга хосусый һәм дәүләт инвестицияләрен күп кертүдән күрә. “Kazansummit-2014” Россиянең Ислам дөньясы белән сәүдә, инвестицион һәм азык-төлек хезмәттәшлеген ныгытуга, икътисади элемтәләрне киңәйтүгә этәргеч ясаячагында шигем юк. Сезне конструктив диалогка чакырам, нәтиҗәле эшчәнлек һәм перспективалы эшлекле элемтәләр теләп калам”, - дип төгәлләде чыгышын Татарстан Президенты.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International